Әгерҗенең яшь футболчылары Мәскәүдә узган ярышта бронза медаль яуладылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ футбол командасы, Мәскәүдә Бөтенроссия турнирында катнашып, өченче урын алды.

Турнирда 2010-2011 елгы алты команда катнашты. Әгерҗе футболчылары төрле номинацияләрдә дә бүләкләнделәр. “Иң яшь уенчы“ номинациясендә җиңгән 6 яшьлек Никита Осиповка Мактау грамотасы һәм Кубок тапшырылды. Ул көндәшләре капкасына дүрт гол кертте. “Иң яхшы капкачы“ номинациясендә Марат Кахриманов җиңде.

Балалар арасында спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тренер Алексей Колчин да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International