Биектау башлангыч мәктәп-балалар бакчасында Кошлар көненә багышланган бик матур бәйрәм булган.
Әлеге чарага башлангыч сыйныфларда укучы 26 малай-кыз әти-әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясап алып килгәннәр.
“Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Руслан Мәннапов һәм Әлфия Нуриманова балаларга табигатьне саклау, кошлар турында сөйләгәннәр. Иң матур сыерчык оялары ясаучыларга бүләкләр тапшырганнар. Балалар кошлар темасына багышланган КВНда белемнәрен күрсәткәннәр, үзләре дә канатлы дусларыбыз турында сөйләгәннәр.
Балалар кош ояларын өйләре янындагы агачларга эләгәннәр, заказник хезмәткәрләре аларны урманга эләргә дә алып киткәннәр.