Кичә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне иде. Шул уңайдан “Өмет“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Ольга Еремина, Әгерҗедә яшәүче Валентина Титова янына барып, күчтәнәчләр тапшырды.
Валентина Александровна – әлеге категориягә керүче бердәнбер райондашыбыз. Ул сугыш башланыр алдыннан Ленинград өлкәсендә туган.
Алар концлагерьда 1945 елга кадәр, совет гаскәрләре азат иткәнче булалар.
Әтисе сугыштан кайткач озак тормый, авырып вафат була. Әнисе депода эшли. Валентина мәктәптән соң заводка эшкә урнаша һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. 2006 елда Әгерҗегә күчеп килә. Валентина Титованың кызы да Әгерҗедә яши.