ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылды.
Ул, мегафермада, “Сарсак-Омга“, “Наҗар“ ширкәтләрендә, “Биектау“ бүлекчәсендә булып, терлекчелек тармагы эшчәнлеге белән танышты һәм, узган еллар белән чагыштырганда, бу өлкәдә уңай үзгәрешләр күп булуын билгеләп үтте.