Яшь армиячеләргә БДИга баллар өстәлә

2019 елның 12 апреле, җомга

"Юнармия" хәрәкәтендә катнашучы мәктәп укучылары быел ук гражданлык югары уку йортларына кергәндә өстенлек алачак.

Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Хәрәкәтнең Баш штабы башлыгы Роман Романенко белдергәнчә, 20дән артык югары уку йорты яшь армиячеләрнең шәхси казанышлары өчен БДИга өстәмә баллар исәпләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International