Удмуртиядә «Димче» клубы эшли башлады

2019 елның 12 апреле, җомга

Әлеге клубка Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан, Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан мөрәҗәгать итәләр.

Удмуртиядә «Димче» клубы эшли башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәтехәбәр итә.

Клуб ачылуга ук, ялгызлар арасында популярлык казана башлый. Хәзер аларга Удмуртия шәһәр һәм районнарыннан мөрәҗәгать итәләр. Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан да киләләр. Клуб белән Алия Абдуллина җитәкчелек итә.

Клуб үз эшен 55+ төркеме белән эшли башлаган. Анда катнашучылар мондый очрашуларны ешрак уздыруны сорый, ди клубны оештыручылар. Беренче очрашуда ук бер-берсен ошаткан кешеләр булган. Бәлки яңа пар да барлыкка килер, дип өметләнә, клуб җитәкчелеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International