Май бәйрәмнәрендә күпме көн ял итәчәкбез

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Каникуллар ике өлештән тора, беренчесе – озынрак.

Май аенда россиялеләр гадәттәгечә ике бәйрәмне - яз һәм Хезмәт бәйрәмен (1 Май) һәм Җиңү көнен (9 Май) билгеләп үтәчәк. 

Май каникуллары ике өлештән тора: 1 майдан 5 майга кадәр (биш көн) һәм 9 майдан 12 майга кадәр (дүрт көн). Исегезгә төшерәбез, быел 5 гыйнвар шимбәсеннән 2 май - пәнҗешәмбегә, 23 февраль-10 май җомгасына күчерелде. Шуның хисабына май каникуллары дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International