Республикада “Мобильник“ операциясе бара

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Республикада “Мобильник” оператив-профилактика операциясе бара.

Чараның  максаты – телефоннан сөйләшеп машина йөртү очракларын  кисәтү.  Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл вәзгыяте теләсә кайсы мизгелдә контрольдән чыгарга мөмкин. Машина йөртеп барганда кулга тотмыйча гына сөйләшү мөмкинлеге биргән техник җайланмасы булмаган телефоннан файдаланган өчен 1500 сум штраф каралган. Операция 30 апрельгә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International