Шимбә көнне Әгерҗенең иске татар зиратында беренче язгы өмә узды.
Кардәшләребез иртәнге сәгатьләрдә үк эш кораллары белән иске татар зиратына килделәр. Алар арасында район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин да бар иде.
Габделкәрим хәзрәт әлеге саваплы эштә катнашкан кардәшләребезнең изге гамәлләре үзләренә савап булып кайтуын теләде.
Мондый өмәләр хәзер атна саен булачак. Һәр шимбәдә иртәнге сәгатьләрдә әлеге изге гамәлгә сез дә кушыла аласыз, хөрмәтле әгерҗелеләр.