Әгерҗедә 3нче мәктәптә укучы Айгөл Хисмәтуллина, “Ералаш“ фестивалендә җиңү яулап, әлеге тележурналга төшү хокукына ия булды.
Мәскәү өлкәсендә узган “Ералаш“ фестиваленә Калининградтан алып Хабаровскига кадәр төрле төбәкләрдән малайлар-кызлар килгән иде. Анда Әгерҗедән апалы-сеңелле Айгөл һәм Лиана Хисмәтуллиналар да катнаштылар. Айгөл фестиваль җиңүчесе исемен яулый.Мәскәүгә барып “Ералаш“та төшү хоукын алдым, дип сөенә ул.