“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясенә шәһәрнең түбәнге өлешендә яшәүче бер ир-ат мөрәҗәгать итте. Ул безгә фотолар да алып килде.
Эш шунда, Вокзал урамындагы элеккеге 9, 10нчы бараклар янәшәсе чүплеккә әверелгән.
Кыш буе әлеге чүплек зурайганнан-зурайган. Этләр дә, җил дә әлеге пакетларны таратуга зур “өлеш керткән“.
Шунысы бигрәк тә күңелне әрнетә, әлеге ямьсез күренеш тимерьюлчылар шәһәре икәнебезне раслап торучы тарихи паровоз янында бит. Биредә бертуктамый поездлар йөреп тора. Безнең шәһәр турында чит төбәкләрдән халыкның фикере нинди икәнен чамалавы кыен түгел.