Әгерҗе шәһәрендә яшәүче Никонова Ульяна Максимовнага 2019 елның 15 апрелендә 90 яшь тулды.
Юбилярны котларга Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Авдеев Андрей Сергеевич килде. Тантаналы шартларда ул РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Валерий Макаровның котлавын укыды. Юбилярга чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм ярдәмен, озын гомер теләде һәм бүләк тапшырды.