Әгерҗенең нәни йолдызлары Ижауда узган бәйгедә җиңүләр яуладылар

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә “Йолдызлар яңгыры“ исемле төбәкара бәйге узды.

Анда Әгерҗенең район Мәдәният сарае каршындагы иҗат түгәрәкләрендә шөгыләләнүче коллективлар да чыгыш ясады.

“Кап-Эль“ ансамбле (җитәкчесе – Марсилә Муллахмәтова) “Вокал“ номинациясе җиңүчесе булды. “Академия детства“ бию коллективы (җитәкчесе – Ләйсән Гайфуллина) – “Хореография“ номинациясендә – беренче.

Ә Лилиана Акмурзина дүрт номинациясендә призлы урыннар яулап сөендерде. “Вокал-соло“ да (җитәкчесе – Эдуард Мираев) һәм “Нәфис сүз“ (җитәкчесе – Ләйсәния Гаязова) номинацияләрендә – җиңүче, “Рәсем“ (җитәкчесе – Татьяна Мартинсон) номинациясендә икенче урын алды. “Инша“ номинациясендә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International