Яңгыр һәм юеш кар явачак

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

 (Казан, «Татар-информ»). Бүген, 16 апрельдә, төнлә урыны белән, ә көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр һәм юеш кар явачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил, аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Кичен һәм төнлә термометр баганалары нульдән өч градуска кадәр төшәчәк. Көндез 4-9 градуска кадәр җылы булачак. Республика көньягында җылырак булачак.

Әлегә Татарстанда һава торышын, элек республика синоптиклары фаразлаганча, Скандинавия антициклоны билгели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International