3нче мәктәптә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре арасында “Гаилә һөнәрләре“ район бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Анда 4нче балалар бакчасыннан Михайловлар, 9нчы бакчадан Шәйхетдиновлар, Күләгәштән Никитиннар, Красный бордан Сайрановлар гаиләләре катнашты.
Бәйгедә сыналучыларны мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләде.
Гаиләләр “Визитка“, “Һөнәргә багышланган проект“, “Ирекле микрофон“ биремнәрендә осталыкларын күрсәттеләр. Гаиләләр биремнәргә әзерләнгәндә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр биюләрен бүләк иттеләр. Бәйгене бик матур һәм мавыктыргыч итеп 4нче балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм биредә тәрбияләнүче малайлар-кызлар алып бардылар.