20 апрельдә, шимбә көнне, Әгерҗедә чираттагы ярминкә була.
Ул ике сәүдә мәйданчыгында оештырылачак. Бәрәңге, ашлык, печән, утын район Хакимияте каршындагы мәйданда сатачаклар. Үзәк мәйданда ит, сөт һәм сөт продукциясе, шулай ук йомырка сала торган тавыклар һ.б. сатып алырга мөмкин булачак.