1 апрельдә Әгерҗедә кыш буена җыелган чүп-чардан шәһәр территориясен санитар чистарту буенча икеайлык башланды. Атна саен, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, шәһәр оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре тирә-юнь территорияләрен чистарту буенча өмәләргә чыга. Оешмалар территорияләрен җыештырудан тыш, шәһәр территорияләрен рөхсәтсез чүпләрдән чистарту буенча гомумшәһәр өмәләре, паркларда һәм скверларда, зиратларда өмәләр үткәрелә.
12 апрель көнне ТЧ-15 хезмәткәрләре «Первый Паровоз»мемориалы территориясен чистарттылар.
17 апрель көнне Район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркында өмә үткәрделәр. Ә шәһәр учреждениеләре, предприятиеләре хезмәткәрләре рөхсәтсез чүплектән юлларны чистарттылар.