Хоккей буенча Дөнья чемпионатында исәпне Әгерҗе егете ачты

2019 елның 19 апреле, җомга

Әгерҗе хоккейчысы Максим Грошев уйный торган Россия командасы Дөнья чемпионатында икенче җиңүен яулады.

Бүген Швециядә яшүсмерләр арасында баручы Дөнья чемпионатында Россия җыелма командасы икенче уенын уйнады. Латвия хоккейчылары белән барган ярышта Әгерҗе егете Максим Грошев исәпне ачты. Беренче периодта ул көндәшләре капкасына бер алка кертте. Уен 5:1 исәбе белән россиялеләр файдасына төгәлләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International