Быел илебез Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы ала.
Җиңү бәйрәменең төп асылын чагылдыручы Тынычлык эстафетасы, “Үлемсез полк” акциясе дә зур активлык белән узар дип ышанабыз. Сүз уңаеннан: шәһәрдәшләребезнең үтенече буенча быел “Үлемсез полк” акциясенә старт БАМ күпере янындагы “Табыш” кибетеннән бирелә. Теләүчеләр колонналар күпер, аннан К.Маркс урамы буйлап узганда да кушыла алалар. Акциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 21561 телефонына шалтырата аласыз.