Зират-күңел көзгесе

2019 елның 19 апреле, җомга

Беренче майга кадәр санаулы көннәр калып бара. Һәр оешма һәм предприятие алдында торган төп бурыч-беркетелгән территорияләрне тәртипкә китерү.

- Өмәләр турында сүз барганда, мин аеруча зират хәлендә тукталасым килә. Сер түгел: күп кенә әгерҗелеләр бу темага битараф карый. Ә бит зират-кешеләрнең рухи халәтен күрсәтүче изге урын. Шуңа күрә зиратлардагы өмәләрдә актив катнашырга шәһәр халкын чакырасым килә. Анда сезнең якыннарыгыз да мәрхүмдер.  Аларга дөньяда һәм ахирәттә Аллаһудан өлеш булыр эшләгән эшләре һәм кылган гамәлләре хәтле, кәсепләреннән артык бирелмәс. Быел май бәйрәмнәрендә безне озын ял көтә.  Тормышта рухи әһәмияте бәяләп бетергесез гамәлләр дә бар. Сүз дә нәкъ шул хакта, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Валерий Макаров район халкына.

Иске Татар зиратында беренче язгы өмә узды инде. Әлеге изге чарада район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International