Авылларда өмәләр уза

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

2019 нчы елның 1 нче апреленнән 31 нче маена кадәр билгеләнгән авыл җирлеге территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү икеайлыгы кысаларында авылларда өмәләр үтте. Авыл җирлеге, клуб-китапханә, ФАП хезмәткәрләре, мәктәп коллективы үз  территорияләрен тәртипкә китерүдә активлык күрсәттеләр. Шулай ук авыл урамнарыннан да  чүп җыю оештырылды.

Бу көнне өлкән яшьтәге авыл халкы әлеге  акциягә кушылып, Девәтернә, Нарат мәчетләре  тирә-юнен җыештырды.

Девәтернә, Гали, Нарат авылларына илтүче юл яннары да чүп-чардан арындырылды. Бу эштә Девәтернә авыл җирлеге, клуб-китапханә хезмәткәрләре, шулай ук Гали-Нарат авыллары активы катнашты.

Авылларны чистартуга үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт!

Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/rus/subbotnik-v-devyaterninskom-sp-organizovanniy-v.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International