Әгерҗе муниципаль районының XXXVI утырышында депутатлар райондашларыбызга әнә шундый мактаулы исем бирү турындагы Положениене расладылар.
Моңа кадәр 20 шәһәрдәшебез әлеге мактаулы исемне йөртә иде инде. Мондый исемгә лаеклы әгерҗеленең исеме, гадәттә, Шәһәр көнендә игълан ителде.
Аннан күренгәнчә, бу исемгә төрле елларда авылларның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән, зур уңышларга ирешкән, иҗтимагый тормышта актив катнашкан, танылу алган, хәйриячелек белән шөгыльләнгән, җыеп әйткәндә, олы хөрмәт казанган райондашларыбыз лаек була ала. Безнең районның авыл хуҗалыгы районы икәнлеген исәпкә алганда, бу исемлеккә нәкъ менә әлеге тармакта озак еллар намуслы хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәре дә кертелергә хокуклы.
Тәкъдим ителгән кандидатлар исемлеген махсус комиссия раслый. Комиссия составына Әгерҗе районы җирле үзидарә органнары, хезмәт коллективлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре керә.
Әлеге мактаулы исемгә лаек булган райондашларыбызга медаль, таныклык тапшырыла. Бу бүләкләр “Хезмәт ветераны” исемен алу, төрле социаль ташламалардан файдалану өчен нигез булып тормый.
Мактаулы исемгә лаек булган райондашларыбызның исем-фамилияләре район музеенда сакланучы “Татарстан республикасы Әгерҗе муниципаль районының Мактаулы гражданиннары” китабына кертелә.
Дания АБЗАЛИЕВА.