Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре билгеле

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турында Указны имзалады.

Документта әйтелгәнчә, Татарстанда Ураза бәйрәме – 4 июньдә, ә Корбан бәйрәме 11 августта узачак. Көннәр ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә билгеләнде, диелә Указда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International