Удмуртиядә узган кул көрәше Әгерҗе спортчыларына җиңүләр китерде

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Удмуртиядә узган кул көрәше бәйгесендә Удмуртия, Чаллы, Түбән Кама, Башкортостан, Мөслим, Әгерҗедән барлыгы 150 спортчы катнашты.

Әгерҗенең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән түбәндәге каты куллы егет-кызлар пьедесталга күтәрелделәр.

65 килога кадәр үлчәүдә Закиров Руслан – 1нче урын (Чемпионат)

55 килога кадәр үлчәүдә Землякова Ксения – 3нче урын (Чемпионат)

80 килога кадәр үлчәүдә Галиуллин Дәниф  – 1нче, Галиев Ленар 2нче урын (беренчелек).

80 килодан югары үлчәүдә Тарасов Святослав – 1нче урын (беренчелек).

60 килога кадәр Плотников Кирилл – 3нче урын (беренчелек).        

Ярышта Алмаз Зиннәтов җитәкчелегендәге Кичкетаң мәктәбе укучылары да катнаштылар.

         60 килога кадәр үлчәүдә Наговицин Дмитрий – 3нче урын      (беренчелек)

45 килога кадәр Сунцов Данил – 2нче урын (беренчелек).

Җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүлкәләр, медаль һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International