Әгерҗе көрәшчеләре Чаллыда узган ярышта пьедесталга күтәрелделәр

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренерлар Альфред Сабирҗанов һәм Рамил Шәрәфетдинов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар Чаллыда 2006-2007, 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында әфганчы В.Дмитриев истәлегенә узган бәйгедә катнаштылар.

Камилҗан Шәрипов, Фидан Сафиуллин – икенче, Адам Трейдин өченче урын алдылар. “Җиңүгә омтылыш“ номинациясендә Аяз Йосыпов бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International