20 апрель көнне "Октябрьнең 50 еллыгы исемендәге" бакчачылык ширкәтендә территорияне чистарту буенча өмә булып узды. Җыелган чүп-чардан тирә-юнь дә чистартылды. "Барлык бакчачылар да бакча сезоны башлануын түземсезлек белән көтә һәм бүген аны ачу тантанасы булды", - ди ширкәт рәисе Геннадий Герасимов.