Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районында алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия карарларын үтәү максатларында 2019 елның 9 һәм 16 апрель көннәрендә алкоголь базарындагы вәзгыять буенча мобиль төркем район буенча чыкты. Анда Әгерҗе муниципаль районы башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы, «Алкоторг»ҖЧҖ вәкилләре катнашты.
Күчмә мобиль төркем эше барышында алкоголь базары өлкәсендә закон бозуларны ачыклау һәм алкогольле продукциянең тәкъдим ителгәнлеге, бәя кую мониторингын гамәлгә ашыру буенча чаралар үткәрелде.
30дан артык сәүдә ноктасы контрольдә тотыла. Алкогольле продукцияне сатучы хуҗалык итүче барлык субъектларга Татарстан Республикасы җитештергән ныклы алкогольле продукция һәм сыра ассортиментын киңәйтергә тәкъдим ителде.