Ветераннар сафы сирәгәя

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында ветераннар сафы тагын бергә кимеде: Яңа Акхуҗада гомер кичергән хөрмәтле сугыш ветераны Зариф ага Мөхәммәтдинов вафат.

Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан бердәнбер сугыш ветераны иде Зариф ага. Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулу уңаеннан районның хәрби комиссары Илгиз Галиев, Тәбәрле авыл җирлеге башлыгы Мирзалиф Харасов әле январь азагында гына хөрмәтле аксакал янында кунакта булып, аңа бүләкләр тапшырганнар иде.   

Зариф ага бик тә ачык йөзле, киң күңелле иде. Быел җәй көне аңа 95 яшь тулган булыр иде.

Безгә тынычлык бүләк иткән ветеранның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International