Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара

2019 елның 26 апреле, җомга

Агымдагы елның 24 апрелендә җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Муниципаль хезмәткәрләрне, муниципаль предприятие хезмәткәрләрен, депутатларны Әгерҗе муниципаль районы башлыгы Валерий Владимирович Макаров котлады.
Җирле үзидарә органнарын торгызу һәм үстерү эшендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен тантанада Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:
Васильев Юрий Николаевич – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Күләгәш авыл җирлеге башлыгы;
Михайлов Александр Алексеевич – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кадрәк авыл җирлеге башлыгы.
- Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Абдуллина Ләйлә Рафаэль кызы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кадыбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
Зәкиева Эльмира Роберт кызы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Тирсә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
Куликаева Айсинә Зөлфәт кызы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
Фәрдетдинова Илгизә Салих кызы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Салагыш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
Хөснетдинова Чулпан Мансур кызы – Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;
Ямалиева Эльмира Котдус кызы-Әгерҗе муниципаль районы Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты белгече.
Петряева Вера Николаевна– Әгерҗе муниципаль районы Бима авыл җирлеге башкарма комитеты белгече;
Шаһабиева Нәзилә Җәүдәт кызы-Әгерҗе муниципаль районы Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International