Китапханәчеләр “Мин Тукайны укыйм“ акциясе уздырдылар

2019 елның 26 апреле, җомга

Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан бүген Әгерҗедә “Мин Тукайны укыйм“ акциясе оештырдылар.

Алар, оешма-учреждениеләргә кереп, урамнарда шәһәрдәшләребез белән очрашып, Тукай шигырьләрен, әкиятләрен сөйләттеләр. 

  • Шунысы сөендерә, олысы-кечесе Тукай иҗатын ярата. Бик күпләр аның шигырьләрен яттан белә, – ди китапханәче Рушания Байтимерова.

Шигырь укучыларга алар сертификатлар да бүләк иттеләр.  

Китапханәчеләр әлеге акцияне берничә ел инде уздыралар. Әнә шулай, бөек шагыйребез иҗатына хөрмәт тәрбиялиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International