Бүген Әгерҗедә чернобыльчеләрне искә алдылар

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрель – радиация һәлакәте корбаннарын искә алу көнендә Әгерҗедә чернобыльчеләрне, вафат булганнарының тол хатыннарын Җиңү скверына митингка җыйдылар. Әгерҗе районыннан радиация һәлакәтен бетерүдә 20 ир-егет катнашкан. Бүгенге көндә аларның 12се генә исән-сау.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, хәрби комиссар Илгиз Галиев 33 ел элек Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергия блогында булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан батыр ирләребегә тирән ихтирамнарын белдерделәр, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
– Сез, сәламәтлегегезне, хәтта гомерегезне дә куркыныч астына куеп, күзгә күренмәс “дошман“ белән көрәшкә күтәрелдегез. Сезнең батырлык һәм фидакарьлек яшь буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләүдә үрнәк булып тора, – диделәр алар.

  • Ул көннәрне искә алганда әле дә күзгә яшь тула. Күз алдында күпме кешенең гомере өзелде. Палаткаларда ачлы-туклы яшәдек. Чернобыльдәге 2,5 ай булган вакыт минем бөтен сәламәтлегемне урлады, – диде Рәзил абый Гадршин.

Чернобыль һәлакәте корбаннарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, алар хөрмәтенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International