Каен суы җыяр чак

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Шифалы да, тәмле дә каен суы.

Организм өчен кирәкле булган шикәргә, органик кислоталарга, ферментларга, кальций тозларына, магний белән тимергә һәм микроэлементларга бай. Аны бигрәк тә организмга витаминнар житешмәгәндә, кан, буыннар, тире авырулары, тамак бакасы (ангина), бронхит, пневмония һәм сулыш органнары авырулары күзәтелгәндә эчәргә тәкъдим ителә.

Каен суын алу өчен, агач кәүсәсенә нәзек борау ярдәмендә тишек ясап, шуңа нечкә көпшә кертегез. Каен суы әлеге көпшә аша алдан әзерләп куелган савытка агып төшәчәк. Тишекне каенның төньякка караган ягына ясагыз, чөнки анда су күбрәк була. Агачны бактерия һәм төрле гөмбәчекләр эләгүдән саклау өчен, тишекне пластилин, балавыз, кер сабыны белән сылагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International