1нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янына Тукай әсәрләре геройлары килгән

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

 Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган бәйрәм 1нче балалар бакчасында да узган.

Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләгәннәр, җырлар башкарганнар. Әкият геройлары Шүрәле, Су анасын каршы алганнар.

Балалар “Татар телендәге минем яраткан мультфильм геройлары“ дигән бәәйгегә эшләнмәләрен дә тәкъдим иткәннәр. Балалар да, әти-әниләр дә Мактау грамоталары белән бүләкләнгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International