Кан басымы югары булганнарга составында калий, клетчатка һәм С витамины булган продуктлар ашарга киңәш ителә.
Иң яхшысы – чөгендер. Аңарда, санап киткән микроэлементлардан тыш, фосфор, бакыр, кремний, В витамины да бар. Бәрәңге дә калий белән магнийга бай. Аны кабыгы белән пешереп ашарга кирәк. Тозны әз генә сибеп ашарга тырышыгыз.