Рамазан ае җитә

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Рамазан аеның беренче көне – 6 майда.

Беренче тәравих намазы 5 май көнне ястү намазыннан соң укыла. Ураза ае быел 29 көннән тора һәм 4 июньдә – Гает бәйрәме. Гает намазының вакыты –  иртәнге сәгать 7дә. Авылларда кояш чыгып 30 минуттан соң яки мәхәллә халкының бергә килешеп сайланган вакытында уздырыла. 

Быел фитыр сәдакасының минималь күләме – былтыргы кебек 100 сум, зәкят чыгаручыларга –  600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидия күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International