Пенсионерлар һәм пенсия алды яшендәге кешеләр һәр елны диспансеризация үтә ала

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Скворцова диспансеризация һәм медицина тикшерүе узуның яңа тәртибен раслау турында сөйләде.

Диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе үткәрүнең яңа тәртибе 25 апрельдә Россия Юстиция Министрлыгында теркәлде. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Вероника Скворцова сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның сүзләренә караганда, яңалык нигезендә 18 яшьтән башлап Россия гражданнары ел саен профилактик тикшерү, 3 елга бер тапкыр диспансеризация һәм онкоскрининг уза ала.

Шулай ук, Скворцова 40 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен ел саен массакүләм тикшерү үтү мөмкинлеге барлыкка килүен билгеләп үтте.

Моңа кадәр Дмитрий Медведев 40 яшьтән узган Россия халкына диспансеризация өчен ел саен ял көне бирүне йөкләве хәбәр ителгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International