Шаршады авылы китапханәсендә Тукай бәйрәме. Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш исле бөреләр уянган чагында, Шаршады авылы китапханәсендә әдәби бәйрәм уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 133- еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм. “Күңелләрдә мәңге яшь Тукай” дигән тема астында үтте. Бәйрәмдә аның шигырьләрен Шаршады башлангыч мәктәп-балалар бакчасында укучы башлангыч сыйныф укучылары яттан сөйләделәр. Язучының әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Фотогалерея http://agryz.tatarstan.ru/tat/prazdnik-kellrd-mge-yash-tukay-posvyashchenniy.htm