Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәрләре бер төркем балалар белән тыл ветераннары янында булдылар. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Балалар, дәһшәтле сугыш елларында тылда ал-ялны белми эшләгән хөрмәтле ветераннарга олы рәхмәт сүзләрен җиткереп, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Аннан бәйрәм бүләге тапшырдылар.