Яз һәм Хезмәт бәйрәме көне уңаеннан “Яшьлек” паркында спорт-күңел ачу чарасы узды.
Әгерҗелеләрне һәм шәһәребез кунакларын бәйрәм белән котлагач, күңелле концерт башланып китте. Аны район Мәдәният сараенда шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте.“КапЭль”, “Россиянка” ансамбльләре, Лилиана Акмурзина, Александр Куклин, Рината Гозәерова, Ульяна Третьякова, Родион Зудов, Алексей Казанкин, Валерия Халиуллина, Алина Колчиналарның илебез, бәхетле тормыш, дуслык турындагы җырлары тамаша кылучыларның күңеленә хуш килде.“We dance” һәм “Академия детства” биюләре дә алкышларга күмелде.
“Ровесник” яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре балалар өчен күңелле эстафета һәм уеннар оештырды. Асфальтта рәсем ясау, табышмакларның җавабын табу да балаларга ошады.
Балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре алты станциядә балаларга файдалы ял оештырдылар. “Биюле уеннар”, “Вокал”, “Театр”, “Спорт”, “Яшь рәссам” һәм “Пластилинография” станцияләрендә балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.