Девәтернә мәктәбендә “Яшь урманчылар“ берләшмәсе оешты

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбе базасында “Яшь урманчылар“ берләшмәсе оешты.

Девәтернә урманчылыгы урманчысы Ирек Камаев, әлеге берләшмә әгъзалары белән очрашып, аларга Әгерҗе районының урман фонды, яшел байлыкны саклау турында сөйләде.

Аннан соң укучылар урманчы белән бергә мәктәп территориясенә юкә үсентеләре утырттылар. Бу көнне барлыгы егерме данә агач утыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International