Әгерҗедә беренче солдат боткасы

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

4 май көнне «Киров» территориаль иҗтимагый үзидарәсе активы Бөек Җиңүгә багышланган чараларга старт бирде.

Активистлар традицион солдат боткасы оештырдылар. Бәйрәмдә катнашучылар сугыш тематикасына багышланган җырлар җырладылар, ә балалар шигырьләр сөйләделәр. Тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары авыр еллар турында истәлекләре белән уртаклаштылар.Барлык теләүчеләр дә солдат боткасы белән рәхәтләнеп сыйландылар.

Сәлам сүзләре белән ТОС рәисе Клара Безбородова һәм шәһәр Башкарма комитеты вәкиле Лилия Шәрипова чыгыш ясады.

Барысы да бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белән таралдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International