Әгерҗе районы ветераннары Президент белән очрашуга киттеләр

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Бүген башкалабыз Казанда Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм тыл, хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннар белән очраша.

Безнең районнан әлеге тантаналы чарага район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендә Әгерҗедән Бөек Ватан сугышы ветераны Нури Мистахов, тыл ветераны Рифкать Латыйпов, Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби бәрелешләрдә батырлыклар күрсәткән Исәнбайдан Әнвәр Шәрәфиев, Әгерҗедән Василий Александров киттеләр.  

Бәйрәм чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм хәрби комиссар Илгиз Галиев та катнашалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International