Әгерҗе укучыларын җәйге лагерьлар көтә

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Уку елы тәмамланырга нибары бер айдан кимрьк вакыт калып бара. Ә бу – укучыларның җәйге ялы турында ныклап уйланырга вакыт җитте дигән сүз.

Быел мәктәп яны, хезмәт һәм ял, палаткалы, “Алмалы“ лагерьларыннан тыш, “Олимп“ спорт комплексында да укучы балалар өчен лагерь оештыру күздә тотыла.

МӘКТӘП ЯНЫ ЛАГЕРЬЛАРЫ. 3-27 июньдә эшли. 18 лагерьда 940 бала ял итәчәк. Урта һәм төп мәктәпләр генә түгел, башлангыч мәктәпләрдән дә заявкалар кабул ителә. Мәсәлән, Шаршады һәм Кырынды мәктәпләрендә дә лагерьлар балаларны кабул итә.

ХЕЗМӘТ ҺӘМ ЯЛ ЛАГЕРЬЛАРЫ. 3-24 июньдә Бима, Иж-Бубый, Исәнбай, Көчек, Тирсә, Красный бор, Сарсак-Омга, Кадыбаш мәктәпләрендә оештырылачак лагерьларда йөз малай-кыз ял белән хезмәтне чиратлаштырачак. Укучылар мәктәп яны участокларында ярдәм итәләр.

“АЛМАЛЫ“ ЛАГЕРЕ. Красный борда урнашкан әлеге лагерь өченче җәй районыбыз балаларын капиталь төзекләндерелгән бинада каршы ала. Биредә яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре малай-кызларны күңел ачу чараларына, спорт ярышларына тарту өчен программаны бай эчтәлекле итеп төзиләр һәм аны тормышка ашыруга зур тырышлык куялар.

Беренче смена – 5-25 июньдә. Биредә 70 укучы ял итә.

Икенче смена – 29 июнь–19 июль. 80 яшүсмерне кабул итәләр.

Өченче смена – 23 июль – 9 август. Әлеге смена спортчылар өчен оештырыла. 80 бала сәламәтлеген ныгыта. Алар белән  педагоглар һәм спорт тренерлары шөгыльләнә.

ПАЛАТКАЛЫ ЛАГЕРЬ. “Форпост“ оешмасы җитәкчелегендә оештырылучы “Лабиринт“ лагере 8-17 яшьлек 30 баланы кабул итә. Быел алар Иж-Бубый авылында 1-7 июльдә табигать кочагында ял итәләр. Балалар Иж-Бубый мәктәбе ашханәсендә тукланалар. Традиция буенча төп басым спорт чараларына, хәрби-патриотик юнәлештә эшләүгә ясалачак.

“ОЛИМП“ СПОРТ КОМПЛЕКСЫнда быел беренче тапкыр спорт белән дус 30 бала өчен лагерь оештыру күздә тотыла. Ул 3-27 июньдә эшли.

  • Безнең лагерьга спорт комплекста төрле секцияләрдә шөгыльләнүче торган малай-кызлар йөриячәк, – диде әлеге комплекс директоры Рөстәм Гобәйдуллин.
  • Опекун гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, инвалид балалар, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә торучы яшүсмерләрнең җәйге ялы турында да онытырга ярамый, – дип басым ясады Римма Ринатовна.
  • “Олимп“ спорт комплексында тренерлар июнь, августта дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә  инвалид балалар белән шөгыльләнәчәкләр, – диде моңа җавап итеп Рөстәм Рәзилович.

Гомумән, лагерьлар эшләгән чорда Әгерҗедәге “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты, “Авангард“ яшьләр үзәге, “Форпост“ оешмасы, мәдәният учаклары төрле спорт һәм күңел ачу чаралары оештырырга планлаштыралар. Авыллардагы Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу чорда лагерь балалары өчен мәдәни чаралар уздыралар. Яшүсмерләр клубы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә урнашкан спорт мәйданчыкларында да чаралар үткәрү күздә тотыла.  Стадионда җәйге чорда яшьләр арасында төрле спорт турнирлары да узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International