Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗенең үзәк мәйданы тагын да матурлана һәм төзекләнә.
Бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелә. Һава торышы да сөендерә. Бу көннәрдә үзәк урамда чәчәкләр дә утыртыла башлады. Алар тирә-үньгә үзгә ямь һәм матурлык өстиләр.