Әгерҗелеләр Урал кубогында

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

6-8 майда Екатеринбургта армрестлинг буенча " Урал кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды.

Барлыгы Екатеринбург, Пермь, Төмән, Чиләбе һәм башка Урал шәһәрләреннән 10нан артык команда катнашты.

Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Руслан Закиров та ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Шәхси зачетта үз авырлык категорияләрендә 1 урыннырузиляшагееваи Арсений Чечетко алды. Алар икесе дә спорт мастеры нормативын үтәделәр.

Динар Гумаров икенче урынны яулады, спорт мастерына кандидат нормативын үтәде. Шул ук нормативны Святослав Тарасов башкарды, ул – 5, ә Юниорлар арасында Свердловск өлкәсенең ачык беренчелегендә-4.

Руслан Закиров үзе дә 4 урынны алды.

Призерлар һәм җиңүчеләр кыйммәтле призлар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International