"Альфа" территориаль иҗтимагый үзидарәсе активистлары өмәләрдә бик тырышып эшлиләр

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Санитар икеайлык дәвам итә. Өмәләрдә «Альфа» ТИҮ активистлары да бик матур үрнәк күрсәтеп эшлиләр.

 М. Горький урамындагы 2а номерлы йорт ишегалдында бөтен чүп-чарны җыйдылар инде, балалар мәйданчыгында сирень һәм шиповник куаклары утыртырга өлгерделәр. Бу ял көннәрендә мәйдан коймаларын һәм спорт конструкцияләрен бизәргә җыеналар.

– Без ярдәм күрсәткәннәре өчен халыкка бик рәхмәтле. Бездә традиция буенча өмәләргә өлкәннәр дә, балалар да кертелә. Хәтта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә чыга, – ди ТОС рәисе Светлана Соболева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International