Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә велоузыш узды. Ул быел бишенче тапкыр үткәрелде. Анда 250 кеше катнашты.
Старт Кодаш авылыннан бирелде. Велоузышта катнашучылар Кодаш, Биектау, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында 9 Майга багышланган митингта катнаштылар. Колоннаны җитәкләгән район башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗедә Җиңү мәйданында чыгыш ясап, барлык катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде.