Кодаш авылында Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

7 май көнне Кодаш авыл җирлегенә караган Кодаш һәм Биектау авылларында 9 Май – Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды.

Дәһшәтле сугыш елларында яу кырында башларын салган, туган якка кайткач вафат булган батырларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

  • Кызганычка каршы, безнең җирлектә бер генә сугыш ветераны да юк инде. Тыл ветераннарының да сафлары сирәгәя. Әмма сугыш елларында сез күрсәткән батырлыкны безнең онытырга хакыбыз юк, – диде Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров һәм тыл ветераннарына бүләкләр тапшырды.

Тирсә мәктәбе укучыларының чыгышлары да күңелгә үтеп керердәй булды. Бөек Ватан сугышында башларын салган, хәбәрсез югалганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салганда күпләрнең күзендә яшь җемелдәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International