Биектау авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг узды.
Анда район башлыгы Валерий Макаров, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шакиров халыкны 9 Май бәйрәме белән котладылар.
Митингны велоузышта катнашучылар да карадылар. Биектау башлангыч мәктәп-балалар бакчасында белем алучы һәм тәрбияләнүче балаларның чыгышлары да күңелгә үтеп керердәй булды. Бөек Ватан сугышында башларын салган, хәбәрсез югалганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салганда күпләрнең күзендә яшь җемелдәде.