Девятерня һәм Галидә 9 Май бәйрәменә багышланган митинг узды

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

Девятерня җирлегенә караган Девятерня һәм Гали авылларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды.

Митингта катнашучылар сугышта катнашкан, яу кырында вафат булган, хәбәрсез югалган якыннарының фотосурәтләрен тотып “Үлемсез полк“ акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелиск янына җыелган халыкны Бөек Җиңү бәйрәме белән авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов котлады һәм ил-көннәребезнең тыныч булуын теләде. Укучылар сугыш турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Мәрхүм батыр авылдашларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Мәдәният йортында бәйрәмгә багышланган концерт булды.

Митинг Гали авылында да зур оешканлык белән үтте. Үзләренә күрсәткән хөрмәттән ветераннарның күңелләре тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International